tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуй оештыру һәм үткәрү серләрен ачалар
Казанда Сабантуй оештыру һәм үткәрү серләрен ачалар

Казанда Сабантуй оештыру һәм үткәрү серләрен ачалар

25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы һәм Республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге белән берлектә режиссерлар һәм Сабантуй оештыручылар семинар практикумын уздыра. Кичә курсларның ачылышы булды.

Курсларда катнашу өчен килгән Татарстаннан читтә яшәгән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Республика традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Росия Көрәш Федерациясе вәкиле сәламләде. Алар Татарстанга җыелган кунакларга курсларның нәтиҗәле узуын һәм милли бәйрәмебезне уздыруда тәҗрибә уртаклашуның файдалы булуын теләде.

Сабантуй уздыру серләренә бу көннәрдә Россиянең 18 төбәгеннән һәм 11 чит илдән 80 вәкил төшенәчәк. Семинар практикум эшенә Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Көрәш Федерациясе җәлеп ителгән.

Курсларда Сабантуй режиссурасына һәм бәйрәмне куюга өйрәтәчәкләр, Сабантуйда этносәнгати бизәлеш буенча мастер-класслар узачак, оештыру моментларына тукталачаклар. Курслар тәмамланганнан соң катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*