tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуй оештыручылар өчен семинар-практикум үтә
Казанда Сабантуй оештыручылар өчен семинар-практикум үтә

Казанда Сабантуй оештыручылар өчен семинар-практикум үтә

24-28 апрель көннәрендә Казанда РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлары өчен махсус семинар-практикум үткәрелә.

24 апрельдә теркәлү һәм кунакханәгә урнашканнан соң семинарга катнашучылар кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрына киләчәк. Биредә Башкортстанда яшәп иҗат итүче композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановның иҗат кичәсе үтәчәк.

25 апрель кичендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Зәңгәр шәл” спектаклен карау планнаштырылган.

26 апрель көнне семинарда укучылар Казанда үтәчәк Тукайга багышланган чараларда катнашачаклар.

Калган вакытның һәр минуты укуга бүлеп бирелгән. Көрәш ярышларын оештыру, бәйрәм режиссурасы, милли һәм сәнгати яктан бизәлеш мәсьәләләре каралачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*