tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Казанда Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Бүген, 22 июнь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы татар рәссамнарының «Все краски Питера тебе, моя любимая Казань» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Елена Сайтбагина, Рәшит Гыйләҗев, Илдус Вахитов, Рәшит Әдһәмов һәм Сания Бәхтиярова иҗатлары тәкъдим ителде. Тамашачылар хозурына 50дән артык картина куелган иде.

р 057

Әлеге очрашу Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Гүзәл чарага килгән рәссамнарны һәм кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллекнең даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да әлеге күргәзмәнең Казанда узуына чиксез шатлыгын белдерде.

Сәнгать белән кызыксынучылар игътибарына, күргәзмә 2016 елның 20 августына кадәр эшлиячәк.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*