tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Шаяннар һәм тапкырлар чирек финалда ярышты
Казанда Шаяннар һәм тапкырлар чирек финалда ярышты

Казанда Шаяннар һәм тапкырлар чирек финалда ярышты

Казанда 30 гыйнварда Шаяннар һәм тапкырларның чирек финал уеннары үтте. Барлыгы 11 команда катнашты.

Жюрида җырчы һәм “Тамаша.ру” проекты җитәкчесе Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар яшьлөре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “TATAR RADiOSI” директоры Алмаз Миргаязов, татар рэпчысы Шәкүр, билгеле ШТМчы Альберт Кыямов, ШТМ Татар лигасы җитәкчесе  Рамил Агдеев һәм  МОО “КВН РТ” директоры Илдар Фәттахов.

Чирекфинал командаларны икегә: биш һәм алты итеп бүлеп үткәрелде. Ике конкурс уздырылды: сәламләү һәм триатлон.

Ярымфиналга үз бүлекләрендә беренче өч урын алган командалар үтте. Ягъни:  “Татар team”, “КамПИ”, “Кара малай”, “32 август”, “Мәяк”, “Казан Ыстайл”, “Чын егетләр” һәм “Тәп-тәти”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*