tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак
Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак

Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак

Быел да 4 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйге булачак. Монысы инде 18 нчесе булыр, иншә Аллаһ. Әлеге ярышның сораулары “Мөслимә” газетасының гыйнвар-февраль

саннарында басылды. Аллага шөкер, бик өметле балаларыбыз үсеп килә. Без моңа бик шатланабыз. Алар динебез нигезләре белән беррәттән, үзебезнең татар галимнәре-мәгърифәтчеләренең эшчәнлеген дә белеп үсәргә тиеш, дип саныйбыз. Хәзердән үк әзерләнә башлагыз, дигән теләк белән аларның исемнәрен язабыз. Кемнәр алар? Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Һади һәм Садри Максудилар, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай, Акмулла, Риза казый Фәхреддин, Хөсәен Фәезханов, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Хөснулла ахун Баһаветдин, Батырша, Әхмәт Тимер, Закир ишан Камалов, Чистави, Хөсәен Әмирхан, Курсави, Утыз Имәни, Хәниф Вәлиев, Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Исмәгыйль Гаспралы, Зәйнулла ишан Рәсүлев, Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхак Саматов, Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова, Зәйнәп Хәсәни, Зөһрә Акчурина, Рәшидә Исхакый…

Аларның нинди эшчәнлеген, нинди әсәрләрен беләсез?

Шулар турында өйрәнеп килегез дип сезне “Ярдәм” мәчетендә 4 апрельдә иртәнге 9 сәгатьтә көтеп калабыз

“Ярдәм” мәчетенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*