tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган театр атналыгы уздырылачак
Казанда Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган театр атналыгы уздырылачак

Казанда Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган театр атналыгы уздырылачак

5-11 октябрь көннәрендә Казанда күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театр атналыгы уздырылачак. Республиканың һәм Татарстаннан читтәге төбәкләрнең әйдәп баручы театрлары Туфан ага Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләрендә тәкъдим итәр дип көтелә.

Бу хакта бүген Камал театрының 110нчы сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясендә әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, атналык 5 октябрьдә 19.00дә Камал театры сәхнәсендә әлеге театрның “Гөргөри кияүләре” музыкаль комедиясе белән ачыла.

6 октябрьдә 14.00дә Камал театрының кече сәхнәсендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры “Нигез ташлары” спектаклен, шул ук көнне 19.00дә әлеге театрның Зур сәхнәсендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры “Мин – хатын-кыз” спектаклен, 18.30да К.Тинчурин театрында Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры “Саташу” драматик хикәясен куярга ниятли.

7 октябрь көнне 18.00дә Камал театрының кече сәхнәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт академия драма театры тамашачыларга “Мулла” спектаклен, 18.30да Тинчурин театрында Буа дәүләт драма театры “Кияүләр” комедиясен, шул ук көнне 19.00дә Камал театрының Зур сәхнәсендә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры “Шулай булды шул…” комедиясен тәкъдим итәчәк.

8 октябрьдә Т.Миңнуллин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән 3 спектакль була. Аерым алганда, бу көнне 12.00дә Камал театрының Кече сәхнәсендә әлеге театрның “Авыл эте Акбай” музыкаль әкияте куелачак. 18.30да Тинчурин театрында Тинчурин театрының “Төш” мелодрамасы сәхнәләштерелә. 19.00дә Камал театрының зур сәхнәсендә Камал театрының “Җанкисәккәем” комедиясе тәкъдим ителә.

9 октябрь көнне 18.00дә шул ук театрның Кече сәхнәсендә М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының “Нәзер” трагикомедиясе, 19.00дә зур сәхнәсендә Камал театрының “Диләфрүз – Remake” музыкаль комедиясе, 18.30да Тинчурин театрында Туймазы татар дәүләт драма театры “Яшьлек белән очрашу” лирик комедиясе була.

10 октябрьдә 11.00дә Камал театрының Зур сәхнәсендә Башкортстанның М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры “Җанкисәккәем” музыкаль комедиясен, 17.00дә Кече сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры “Эзләдем, бәгърем, сине” мелодрамасын, 18.00дә Зур сәхнәсендә Камал театры “Мулла” спектаклен, 17.00дә Тинчурин театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясен куя.

11 октябрь – атналыкның соңгы көнендә 11.00дә Тинчурин театры сәхнәсендә Марий Эл Республикасының балалар һәм яшьләр театр үзәгенең “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе башланачак. 12.00дә Камал театрының Кече сәхнәсендә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тамашачыларга “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклен тәкъдим итмәкче.

Атналыкны ябу тантанасы шул көнне 18.00дә Камал театрының Зур сәхнәсендә була. Анда Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (1935-2012) тулуга багышланган чара уздыру күздә тотыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*