tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызчыгы – 2018” җиңүчесен ачыкладылар

Казанда “Татар кызчыгы – 2018” җиңүчесен ачыкладылар

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кызчыгы — 2018” бәйгесенең финал өлеше булып узды. Чара быел беренче тапкыр оештырылды.  “Татар кызчыгы -2018” исеменә Казан шәһәре районнарының балалар бакчаларында узган сайлап алу турларында җиңүче 8 нәни кыз көч сынашты.

Бәйгедәге нәни кызлар үз-үзләре белән  таныштырдылар, бармак уеннары мисалларын күрсәттеләр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Бәйгенең гран-при бүләгенә Диләрә Талипова лаек булды.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*