tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана

19 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.

Бу хакта  “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тулырак бәян итте. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиаданың Гран-при иясе (2015), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты 1нче курс студенты Айдар Шәйхин да катнашты.

Искәртеп үтик: олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән, оештырыла.

“Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана”, – дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов. Аның сүзләренчә, олимпиаданы ачу тананасы иртәгә 19.00дә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә була. Укучылар һәм студентлар Универсиада авылында яшәячәк. Олимпиаданы ябу тантанасы 22 апрельдә көндезге 14.00дә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары олимпиаданың 2012 елдан бирле үткәрелүен, анда Россия төбәкләре һәм чит илләрнең 8-11нче сыйныф укучылар һәм югары уку йорталары студентлары катнашуын искәртте. Бәйге яшьләр арасында елдан-ел популярлык казана, катнашучыларның саны да арта. Әйтик, беренче халыкара олимпиадада РФның 15 субъектыннан һәм 9 чит илдән 1,5 меңләп кеше катнашкан булса, дүртенчесендә – Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше.

Олимпиаданың беренче туры читтән торып, КФУ сайтында интернет-тест формасында, узган елның 7-21 декабрендә уздырылды. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылачак йомгаклау этабына чакыру алды.

Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан гыйбарәт: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәүне күз алдында тоткан интеллектуаль һәм үзләренең тәҗрибәләрен, казанышлары белән уртаклашуга, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрен тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән.

Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәя бирәчәк.

Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Аерым алганда, аларга Казан буенча экскурсия оештыру, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр күрсәтү ниятләнә. Моннан тыш, олимпиадага килгәннәрнең “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашуы планлаштырыла.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр – электрон девайслар һәм милли төсмерле презентлар тапшыру күздә тотыла. Чит илләр һәм Россия катнашучылары арасында 2 Гран-при иясе билгеләнәчәк.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренчә, әлеге халыкара олимпиада татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучылар өчен – бик зур вакыйга. Чара бөтен Җир шарында сибелеп яшәүче татар яшьләрен үзара якынайта, берләштерә. Иң мөһиме – олимпиада җиңүчеләре тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таба. Шундыйларның берсе – Айдар Шәйхин. Ул – “Гыйлем” проекты авторы. Бу олимпиада аңа үз кыйбласын табарга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. 2014 елда Гран-при иясе дип табылган япон егете Юто Хисияма да бүген КФУда татар теле буенча белемнәрен тирәнәйтә, дип билгеләп үтте Илдар Мөхәммәтов.

Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясен тәмамлаган Айдар Шәйхин сүзләренчә, халыкара олимпиада аңа Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән танышу, аралашу мөмкинлеге биргән.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, без шуны аңларга тиеш: олимпиадага татар телен төрле дәрәҗәдә белгән укучылар һәм студентлар килә. Татарстанныкыларның көчлерәк булуын исәпкә алып, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүчеләргә биремнәрнең дә җиңелрәкләрен әзерлибез. Сер түгел: катнашучылар арасында татар телен һәм әдәбиятын шактый югары дәрәҗәдә белгәннәре дә, бәлки, сәхнәгә чыгып, тулы җөмлә белән татар телендә җавап бирә алмый торганнары да бар. Әмма бу – табигый күренеш. Татар телен чит ил укучысы яки студенты өйрәнә икән, аның телне камил рәвештә белүенә өмет итәргә кирәкми. Иң мөһиме – татар теленә дөнья күләмендә кызыксыну уяту һәм бәйгенең географиясен киңәйтү. Олимпиадада катнашучыларның ничә балл җыюы түгел, ә туган телебегә карата ихтирам һәм кызыксынуы – үзмаксат. Һәр катнашучы бәйгедән ниндидер бүләк һәм уңай хис-тойгы белән кайтып китәргә тиеш, дип ассызыклады Илдар Мөхәммәтов.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*