tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татарча открыткалар сатуга чыкты
Казанда татарча открыткалар сатуга чыкты

Казанда татарча открыткалар сатуга чыкты

Казанда татар мәкальләре яки канатлы сүзләре, җырларыннан өзекләр урын алган открыткалар һәм чакыру кәгазьләре барлыкка килде. Аларны Бауман урамындагы татар китаплары кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Мондый төр открытка һәм чакыру кәгазьләрен журналист һәм фоторәссам Энҗе Садыйкова чыгара башлаган. “Ялкын” журналын укучыларга ул Энҗе Ибраһимова буларак мәгълүм.

“Фотосурәтләр төшерү белән 5 елдан артык шөгыльләнәм. Башта без бу эшне минем фотолар өстенә язучыларның җор сүзләрен язып эшли башлаган идек. Аннан соң татарның күңеленә керә алырлык, татар кешесендә хис уята алырлык юмористик открыткалар ясап карадык. Әмма без аларны открыткалар дип атамыйбыз, чөнки бу рус сүзе. Без аларны тәбрикләмә, яки ачык хат дип атап йөртәбез”, – диде Энҗе Садыйкова “Татар-информ” МА корреспондентына.

Татар үзенчәлекләрен чагылдырган тәбрикләмәләр, чакырулар һәм ачык хатларны берничә ярминкәдә дә тәкъдим иткәннәр. “Хәзер продукциябез күптөрле һәм татар милләтенннән булган кешеләр арасында аңа ихтыяҗ зур. Файдаланучыларыбызның фикерләре дә уңай”, – ди әңгәмәдәшебез.

Хәзер алар яңа коллекция өстендә эшли. Ул көзгә әзерләнеп бетәргә тиеш. Шулай ук татар театры артистлары сурәтләнгән открыткалардан тулы бер серия эшләнәчәк.

“Безнең максат — кешеләр арасында открыткаларның популярлыгын арттыру. Аларны ниндидер бәйрәм уңаеннан гына түгел, ә бер сәбәпсез дә бирү Европада киң кулланылган. Без дә шундый ачык хатлар ясап, аларны бүләк итүчеләр санын арттырасыбыз килә”, – диде Энҗе Садыйкова.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*