tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумы узды
Казанда Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумы узды

Казанда Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумы узды

“2015-2023 еллар аралыгында Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасы кысаларында Татарстаннан читтә эшләүче яшь белгечләр-ватандашлар һәм Казан шәһәре югары уку йортларын тәмамлаган чит ил белгечләре берләшмәсе актив үсеш ала. Берләшмәнең төп максаты: ватандашларның Татарстан Республикасының инновацион үсеше мәнфәгатьләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыру.

Программа кысаларында 2020 елның 17-20 декабрендә Казанда Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумы узды. Мондый дөнья-күләм чара пандемия чорында беренче тапкыр уздырыла. Россиянең Әстерхан, Мәскәү, Башкортостан, Ырынбур төбәкләреннән катнаштылар, күпчелек регионнарыннан тыш, Кытай, Канада, Франция, Төркия, Казахстан һәм башка чит илләрдән җыелган 50дән артык делегат катнашты. Делегатлар үзара бәйләнеш, технологияләр алмашы, сәүдә мөнәсәбәтләре, тел һәм мәдәният темаларына кагылышлы мәгълүмат туплады. Шулай ук форум барышында ватандашлар республика җитәкчелеге, профильле министрлыклар белән очрашу, Талантлар Университеты студентлары өчен консультацияләр оештырылды.

Делегатлар алдында татар теле үсешен яктырткан темага Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова чыгыш ясады. Форум эшчәнлеге, Татарстанда үткәрелеп килүче татар теле үсешенә багышланган чаралар турында сөйләде, чит ил һәм Россия Федерациясе делегатларын елдан-ел уздырылып килүче Дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясен үткәрүгә өндәде. Шулай ук, алдагы ел барлык татар милләте өчен җаваплы ел булуы турында искә төшерде, Россиякүләм халык санын алу зур җаваплы чара турында сөйләде, милләт буларак алдагы елны бигрәк тә берләшү мөһимлеге турында аңлатты.

Мондый чаралар төрле төбәкләрдән җыелган яшь белгечләрне берләштереп, уртак проектлар проектлар буенча тәҗрибә белән бүлешергә ярдәм итә һәм Татарстан Республикасына уңай карашларны ныгыта.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*