tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV Форумының беренче көне тәмамланды
Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV Форумының беренче көне тәмамланды

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV Форумының беренче көне тәмамланды

Бүген Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV Форумы старт алды. Өч көн дәвамында (17-19 декабрь) Татарстан башкаласы Форумны уздыру мәйданчыгы булачак, анда Россия Федерациясенең 63 регионыннан, 29 якын һәм ерак чит илләрдән 400 эре татар эшмәкәре катнашачак.

Шулай ук бүген Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышында катнашучылар да җыела башлады.

Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIV форумы кысаларында катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендәге юнәлешләр белән таныштырдылар. Чараның модераторлары буларак Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков чыгыш ясады.

Бүгенге көннең мәдәни программасы К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле башкаруында “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик спектакле белән танышудан гыйбарәт иде.

Иртәгә төп чаралар Казанның “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә узачак. Биредә Татар милли ашлары күргәзмәсе, остаханәләр оештырылачак. Аннары “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы билгеләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышына чакырылучылар шулай ук бу чараларда катнашачак.

Аннары эшмәкәрләрне бизнес алып бару үзенчәлекләре белән таныштыру өчен сәнәгать әһәмиятендәге объектларга (1-нче төркем: Pozis, Вокзал яны ур., 4, Яшел Үзән шәһәре; 2-нче төркем: Рамай фермер хуҗалыгы (хәләл үрдәк), Октябрь ур., 25А, Комлы Кавал авылы; 3-нче төркем: Химград Технополисы, Бионоватик, Восстание ур., 100, корп. 22, Казан; 4-нче төркем: махсус икътисадый зона Иннополис, Университет ур., 7, Иннополис шәһәре) алып бару каралган.

Милли Шура әгъзалары исә “Корстон”да кала – биредә алар өчен Милли Шура утырышы узачак. Шуннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән пленар утырышы билгеләнгән.

Кич белән ике чара делегатлары Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә-ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган күргәзмәне карый алачак һәм Сөембикә-ханбикәгә 500 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*