tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда театр тамашачылары өчен “Камал мәктәбе” ачыла
Казанда театр тамашачылары өчен “Камал мәктәбе” ачыла

Казанда театр тамашачылары өчен “Камал мәктәбе” ачыла

26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә яңа белем бирү проекты – театр тамашачылары өчен “Камал мәктәбе” ачыла. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Проект “Ахырзаман”(1987 ел) спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Спектакль Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман” романы буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан язылган сәхнә версиясе. Аның режиссёры Дамир Сираҗиев әлегә кадәр эксперименталь татар театрының символы булып тора. 1987 елда, үзгәртеп кору чорында, әлеге спектакль совет системасына һәм театраль традицияләргә каршылык буларак кабул ителә. Юкка гына тәнкыйтьчеләр аны КПССның Апрель пленумы белән чагыштырмаганнар. Сираҗиев спектакльне, романның ике линиясенә – бүреләр һәм аучылар, чабаннар һәм номенклатура каршылыгына басым ясап, яхшылык белән яманлыкның көрәше итеп куя.

9 февральдә 18.00 сәгатьтә проект кысаларында “Әлдермештән Әлмәндәр”(1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы – Туфан Миңнуллин, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.  23 февральдә 17.00 сәгатьтә – “Телсез күке” (2004 ел). Авторы – Зөлфәт Хәким, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*