tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмалары таратыла
Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмалары таратыла

Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмалары таратыла

Казанда «Тормыш юлы» акциясе кысаларында мохтаҗларга ашамлык җыелмасы таратылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Тормыш юлы» хәйрия акциясенең координаторы Владимир Новиков хәбәр итте.

«1 апрельдән башлап 23 майга кадәр мохтаҗларга 75 меңнән артык ашамлыклар җыелмасы таратылды. Әлеге акция кысаларында Президент гранты ярдәмендә аена 320 ашамлык җыелмаларын һәм 150 ланч-бокслар таратабыз. Бер ашамлык җыелмасына көнбагыш мае, тушенка, ярмалар һәм башка ашамлыклар керә. Бу акция ярты ел дәвам итәчәк», — диде Владимир Новиков.

«Тормыш юлы» акциясе кысаларында сукырларга, чукракларга, ДЦП диагнозы белән авыручыларга, ялгыз пенсионерларга, аз керемле гаиләләргә, инвалид балалы ялгыз әниләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, чит ил студентларына ярдәм күрсәтелә.

«Безнең төп максатыбыз — мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү. Алар барысы үзләрен җәмгыятьнең бер өлеше дип тойсыннар иде», — диде «Ярдәм» инвалидлар өчен реабилитация үзәге директоры Мәдинә Гыйльметдинова.

«Акциянең беренче өлеше үз акчабызга үтте. „Ярдәм“ фондының ярдәмчеләре дә бар. Акциянең кирәк булуын аңлагач, хөкүмәт безнең белән кызыксынды. Акция Президент грантлары фондыннан үтте. Шулай ук без халыктан да ярдәм өчен акча җыярга мәҗбүрбез», — диде «Ярдәм» мәчетенең имамы Рәфис хәзрәт Сәйфуллин.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*