tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда түбәтәйгә охшаш бина барлыкка киләчәк
Казанда түбәтәйгә охшаш бина барлыкка киләчәк

Казанда түбәтәйгә охшаш бина барлыкка киләчәк

Казанда түбәтәйгә охшаш бина барлыкка киләчәк. Аның күзәтү мәйданыннан бөтен шәһәр күренеп торачак. Хәзер төзү өчен урын эзлиләр. Бу “Казан-Арена” стадионы тирәсе булырга мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстан инвестицияләр Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

– Башкалада бөтен шәһәрне күрү мөмкинлеге тудыручы биналар бар. Мисал өчен, “Казан” гаилә үзәге урнашкан урын. Кайбер кунакханәләрнең дә түбәсендә шундый мәйданнар  бар. Ләкин нәкъ менә шәһәрнең матурлыгын  күзәтү өчен махсус төзелгән биналар юк иде. Инде мондый проектлар эшләүдә тәҗрибәсе булган инвестор да табылды.

Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, дәүләт һәм шәхси хезмәттәшлек варианты да карала. Инвестицияләр күләме 300-500 млн. сум. Корылманың биеклеге күпме булыр, әлегә тәгаенләнми. Күзәтү мәйданы – 120 кв. м. Бина үзе түбәтәй формасында булачак. Анда ресторан һәм кибетләр урнаштыру да каралган.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*