tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде
Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде

Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде

Шушы көннәрдә Астананың Русия мәдәният һәм фән үзәгендә Казан милли технологик тикшеренү университетында  укырга теләүче Казакъстан абитуриентлары имтихан (тест) бирде. 20ләп егет һәм кыз Казакъстанның төрле өлкәләреннән килгән иде.

Чара башында ук Казакъстан татарлары һәм башкортларының оешмасы җитәкчесе Ринат Әбделхаликов, без Татарстан алдынгы югары уку йортларының берсе белән бик зур проект башлап җибәрәбез, диде.

Әлеге имтиханны уздырыр өчен Казаннан биология фәннәре кандидаты Алла Крыницкая барган. Ул югары уку йортының тарихы, Россия мәгариф системасының үзенчәлекләре, КНИТУ студентларының өстенлекләре турында сөйләде.

Шунысы куанычлы, имтиханны уңышлы таптырган абитуриентлар Казанда бюджет хисабына, ягъни бушка белем алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*