tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VI Республикакүләм ифтар узды
Казанда VI Республикакүләм ифтар узды

Казанда VI Республикакүләм ифтар узды

Кичә Казан теннис академиясендә VI Республикакүләм ифтар үтә. Оештыручыларның карары белән быел ул ике көн уза: 26 май – ир-атлар өчен, 27 май – хатын-кызлар өчен.

Ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия төбәкләре мөселман дини оешмалары вәкилләре, Казандагы Иран, Төркия һәм Казахстан илчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук халыкның социаль яктан якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр катнашты.

VI Республика ифтарында иминлекне тәэмин итү максатыннан Казан теннис академиясе әйләнәсенә 15 металл рамка куелган һәм 120 стюард, 30 шәхси сак хезмәте вәкиле, 2 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре эшләде.

Моннан тыш, ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны бирү һәм ифтардан соң җыештыру өчен 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк егетләр, кызлар арасыннан 367 волонтер җәлеп ителгән иде. Хатын-кызлар ифтарында 325 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Ифтар кунакларының байтак өлеше – республика районнары мөселманнары. Алар арасыннан ифтарда 1000 кеше катнашты. Районнардан делегацияләр Казанның спорт бинасына махсус оештырылган транспортта 18.00 сәгатьтә килде. Килгән кунакларны тере тавыш белән җырларын башкаручы ТР Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле һәм “Саф” ансамбле нәшидләре һәм мөнәҗәтләре сөендерде.

Традицион рәвештә ифтар Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китте. Республикакүләм мәҗлестә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Изге Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның һәм гыйбадәт кылуның үзенчәлекләре  турында вәгазь белән ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады.

Авыз ачу вакыты җитү белән ифтарда катнашучылар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән ахшам намазы укыды.

Намаздан соң барлык кунакларны табын көтә, төп ризык пылау булды. Авыз ачу менюсына кипкән җиләк-җимешләр, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфит, печенье кергән иде. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,100 тонна сыер ите, 600 кг дөге, 1,2 тонна яшелчә, шулай ук 2 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 8000 чәк-чәк, 2000 литр сок, шешәләрдә 7000 литр су сатып алынган. Моннан тыш, ике көн дәвамында, Республика ифтарына билетлар җитмәүчеләр өчен, 400 ланч-бокс тарату каралган.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*