tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә
Казанда X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

Казанда X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы дәвам итә

13-15 нче июнь көннәрендә Казанда X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1200 дән артык кеше катнаша. Кичә имамнар дискуссион мәйданчыкларга бүленеп, үзара тәҗрибә уртаклашты. Фикер алышулар бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә дәвам итә. Биредә иртән халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар, шулай ук китаплар күргәзмәсе эшлиячәк.

Аннары Илһам Шакиров исемендәге концерт залында дин әһелләре катнашында пленар утырыш уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Җомга намазыннан соң, пленар утырыш үз эшен дәвам итәчәк. 15 нче июньдә дин әһелләре “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.