tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Казанда XIII халыкара мөселман кинофестивале ачылды
Казанда XIII халыкара мөселман кинофестивале ачылды

Казанда XIII халыкара мөселман кинофестивале ачылды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Казан халыкара мөселман кинофестивален быел да традицион рәвештә Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин ачып җибәрде. “Без дөньяда бердәнбер булган шушы кинофестивальне гамәлгә куюыбыз белән горурлана алабыз. Дөньяда башка мондый фестиваль юк”, – диде ул һәм кинофестивальне ачык дип игълан итте.

Кинофестиваль ачылу тантанасы ул кызыл келәм, сәхнәдән сәламләүләр, номинацияләрне игълан итүләрдән торган традицион чара.

Ә Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуын һәм сәхнәдән фестиваль кунакларын сәламләвен кинофестивальдә катнашучылар Татарстанда кинематографиягә зур игътибар бирелүе дип бәяләделәр.

Быел кызыл келәмнән тамашачыга таныш Россия кинематографиясе йолдызларыннан Светлана Светличная, Владимир Конкин, Ольга Остроумова, Кирилл Плетнев, Марат Бәшәров узды һәм сәхнәдән дә тамашачыны сәламләде.

Сәхнәгә жюри әгъзалары чакырылып, аларга кинофестиваль бүләге буларак, түбәтәй һәм калфаклар бүләк ителде. “Без дөрес һәм субъектив булырга вәгъдә итәбез. Шул кадәр кешенең субъективлыгыннан объектив бәя чыгар”, – дип вәгъдә ите жюри рәисе Николай Досталь.

Концерт номерлары буларак, Казан кинофестивале ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Илгиз Шәйхразыев, Эльмира Кәлимуллина, Энҗе Әхмәтҗанова һәм “Казан егетләре” җырлады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*