tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Яшь татар лидеры мәктәбе” ачылачак
Казанда “Яшь татар лидеры мәктәбе” ачылачак

Казанда “Яшь татар лидеры мәктәбе” ачылачак

4-9 декабрьдә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” яшьләр үзәге чираттагы “Яшь татар лидеры мәктәбе”н ачып җибәрәләр.

Быел Казанга яшь лидерлар “Яшьләр белән яшләүнең инновацион технологияләре” юнәлешен  үзләштерер өчен җыелачаклар.

Бу мәктәп эшен оештыруның төп максаты – төбәкләрдәге татар яшьләре оешмаларының лидерларын барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү.

“Яшь татар лидеры мәктәбе”нә “укырга” 18-30 яшьтәге РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар җыела. Бердәнбер таләп – алар үз төбәкләрендә, илләрендә иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашып торырга тиеш.

Катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән. Алты көн эчендә аларны төрле-төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар көтә. Барлык эш РФ һәм БДБ илләренең төбәкләрендәге татар яшьләре оешмаларына методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Программада Татарстан башкаласының мәдәни тормышына катнашу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*