tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда язучы Нәби Дәүлигә мемориаль такта ачылды
Казанда язучы Нәби Дәүлигә мемориаль такта ачылды

Казанда язучы Нәби Дәүлигә мемориаль такта ачылды

Бүген Казанның Галактионов урамы, 3нче А йорт диварында күренекле шагыйрь, язучы, драматург һәм публицист истәлегенә мемориаль такта ачылды. Нәби Дәүли 1961 елдан башлап, 1973нче елга кадәр яшәп, иҗат иткән йорт янында язучыны искә алырга дип аның якыннары, иҗатташ дуслары, язучылар, журналистлар җыелган иде. Чарада Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты. Ул үз чыгышын Нәби Дәүлинең “Мин җирдә калам” дигән шигыре белән башлады. Шулай ук бүгенге вакыйганың әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Нәби Дәүли сабый чактан ук тормышның бөтен ачысын татып үсүен, олы мәдәният мәйданына кырыс тормыш сынаулары аша килүен әйтеп үтте. Бөек Ватан сугышы вакытында немецларга әсирлеккә төшеп, Бухенвальд, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигүен искәртеп үтте.

“Нәби Дәүли төрле җанрларда иҗат иткән. Күп санлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләр, балалар өчен әсәрләр язып, татар әдәбиятында зур урын алган киң кырлы әдибебез”, – дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әдипкә мемориаль такта ачу фикерен хуплаган һәм ярдәм иткән. Әлеге такта мондый күренекле шәхесләребез турында истәлеклеләрне сакларга булышыр дигән өмет белдерде мәдәният министрының беренче урынбасары.

Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Әймәт тә Нәби Дәүлинең ачы тормыш юлы узуын ассызыклады. Сугыш тәмамлангач та, әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәүләрен әйтеп узды. Аның сүзләренчә, әдип озак еллар буе Аккош күлендәге Язучыларның иҗат йортында яшәвен, анда каравылчы кебек төрле эшләр башкаруын искә алды. Бары 12 ел узгач кына, аның “Яшәү белән үлем арасында” дигән әсәрен басыла.

Чарада шулай ук Нәби Дәүлинең дусты, язучы Лерон Хәмидуллин, Казанда Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе Ришат Хафизов, Әлкинең Нәби Дәүли исемендәге мәктәп директоры Фәридә Яруллина, авылдашы, язучы Мөдәрис Вәлиев, әдипнең кызы Гөлфия Дәүләтшина да чыгыш ясады.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*