tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара кулинария конкурсына йомгак ясадылар
Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара кулинария конкурсына йомгак ясадылар

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара кулинария конкурсына йомгак ясадылар

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3-нче халыкара кулинария конкурсы тәмамланды. Ул  “Туризм һәм спорт”  XXIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Казан ярминкәсендә» узды. Конкурста барлыгы 52 профессиональ кулинар катнашты.

Иң яхшыларны биш номинациядә сайладылар. Мәсәлән, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иң яхшы тематик өстәл өчен бүләккә «Дөнья халыклары ашлары галереясы» ресторан комплексы лаек булды. Токмач, кияү пилмәне һәм өчпочмак әзерләүдә Альбина Болтачева барысын да узып китте. Дөнья халыклары ашларының иң яхшы ризыгын Максим Леушин әзерләде. «ТАССР төзелүнең 100 еллыгына арт-класс» иң яхшы эшен Фәнил Каюмов башкарды. Ә «Иң яхшы милли ризык» номинациясендә Ирек Мәхмүтов җиңде.

Җиңүчеләр Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән дипломнар белән бүләкләнде, ә «Иң яхшы милли ризык» номинациясендә җиңүчегә истәлекле кубок тапшырылды. Конкурс Казан Мэриясе ярдәмендә узды.

Шунысын да әйтеп китик, Юныс Әхмәтҗанов татар халкы тарихына милли аш традицияләрен популярлаштыручы, татар халкы кунакчыллыгы гадәтләрен һәм кыйммәтләрен тергезү эшенең башында торган тикшеренүче буларак кереп калды.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*