tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кәрим Тинчуринга бюст куелачак
Казанда Кәрим Тинчуринга бюст куелачак

Казанда Кәрим Тинчуринга бюст куелачак

15 сентябрь, традиция буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды. Быел аның тууына 132 ел.

Чара Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылудан башланып китте. Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов шулай ук әлеге чарада катнашты: “Кәрим Тинчурин татар халкының иң бөек шәхесләре белән беррәттән тора дип әйтсәк ялгыш булмас, чөнки без бүген татар тормышын, мәдәниятен театрдан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Татарны театрлы иткән шәхесләрнең берсе – Кәрим Тинчурин”.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләренең дәвам итәчәген һәм тиздән Тинчурин паркында Кәрим аганың бюсты куелачагын хәбәр итте. “Кәрим Тинчурин бөек шәхес, ләкин тормыш үзенекен итә. Без аны һәрвакыт күңелләребездә йөртик һәм мирасын балаларга да тапшырып калдырыйк”, – дип чыгышын тәмамлады Фәнис әфәнде.

Татарстанның халык шагыйре Рабит Батулла: “Тинчуринның тагын бер кабере бар, ул – Заһидә Тинчурина кабере. Үләр алдыннан ул васыять итеп әйтте: “Сез Тинчуринның кайда җирләнгәнен белмисез, Тинчуринга китерәчәк чәчәкләрегезне минем кабергә китерегез”, – дип васыять әйтеп калдырды”. Чарада башка театр вәкилләр дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*