tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казандагы конференциядә Алтын Урда турында тискәре фикерләр юкка чыгуы әйтелде
Казандагы конференциядә Алтын Урда турында тискәре фикерләр юкка чыгуы әйтелде

Казандагы конференциядә Алтын Урда турында тискәре фикерләр юкка чыгуы әйтелде

Алтын Урда турында тискәре фикерләр юкка чыга. Хәзер ул Урта гасырның цивилизацияле дәүләте булган дигән фикер алга сөрелә. ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI халыкара форум кысаларында конференциядә шулай дип белдерде.

Ул Алтын Урданың 750 еллыгы тарих өчен мөһим дата дип билгеләп узды. “Дәүләтчелегебез тамырлары Алтын Урдага барып тоташа”, – диде. Разил Вәлиев фикеренчә, Алтын Урда цивилизациясе хәзерге галимнәр арасында бәхәс уятмаска тиешле тарихи факт. “Төрки халыкларның мөстәкыйль дәүләтләренә нигез салган Җучи Улусы милли дәүләтчелек тарихында аерым урын алып тора”, – диде.

“Совет чорында Алтын Урданы буйсындырылган халыкларны изгән варварлар дәүләте дип санасалар, хәзер, ул киресенчә, Урта гасырның цивилизацияле дәүләте булган дигән фикер алга сөрелә. Кайбер авторлар бүген дә әйткәнчә, ул, имеш, артта калган, кыргый, миһербансыз һәм комсыз дәүләт булган дәүләт булган. Асылда ул алга киткән, аягында нык басып торган куәтле дәүләт”, – дип белдерде депутат.
Аның фикеренчә, заманына карап, тарихта төрле фикерләр өстенлек итүенә карамастан, Алтын Урда тарихчы галимнәрне 21 гасырда да эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. Разил Вәлиев Җучи Улусы дәүләтенең алдынгы мәдәнияткә һәм сәнгатькә ия булуы, күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләрдә гомуми белем бирүе, төрле дин вәкилләренә карата тигез мөнәсәбәт булуы, сәүдә, фән үсеш алуы белән дә үзенчәлекле булуын искәртте.

ТР Фәннәр академиясе Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов конференциянең пленар утырышын ачып җибәреп, Алтын Урдага багышланган конференцияләрнең 1993 елдан галим Миркасыйм Госманов инициативасы белән үткәрелә башлавын искәртте.
Чирек гасыр эчендә дәүләт тарихына багышланган бик күп китаплар чыкканын әйтте. “Алтын Урда темасы Россиядә төп темаларның берсе. Совет чорында бу тема ябык иде”, – диде.

ТР Фәннәр академиясе исеменнән чыгыш ясаган Наил Вәлиев бүген Алын Урда тикшеренүләрендә үсеш күренүен билгеләп үтте. Ул, шулай ук, татарлар тарихының җиде томлыгы чыкканын искәртеп, аны кытай, гарәп телләренә тәрҗемә итү ниятләнгәнен әйтте.
Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты Россия халыклары тарихы һәм милләтара мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Вадим Трепавлов та Разил Вәлиев фикерен җөпләп, вакыт узу белән, Алтын Урда турында негатив стереотиплар юыла баруын, аңа карата фикер үзгәрүен белдерде. “Алтын Урданы рус тарихына бәйләп карау мәҗбүри түгел. Алтын Урда мөстәкыйль урынны алып торган”, – диде.

26-28 июнь көннәрендә узачак халыкара форум кысаларында, “Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәүләтчелеге: традицияләр, идеяләр, яңалыклар, кризислар” халыкара фәнни-гамәли конфернциясе һәм берничә түгәрәк өстәл утырышы узачак.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*