enrutat
Баш бит / Казандагы Тукай музеен ремонтлау өчен 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән
Казандагы Тукай музеен ремонтлау өчен 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Казандагы Тукай музеен ремонтлау өчен 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда ремонт-реставрация эшләре тәмамлангач, экспозицияләр берничә залда тәкъдим ителәчәк. Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхфәтова белдерде.

Бүгенге көндә Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе музей бинасында ремонт-реставрация эшләре башкаруга подрядчы эзли. Инженер эзләнүләр башкаруга һәм документация эшләренә 6 млн сумнан артык акча сарыф итү ниятләнә, дип хәбәр ителә Россия Дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар сайтында.

Гүзәл Төхфәтова хәбәр иткәнчә, музейда төзекләндерү эшләре быел башланырга тиеш, эшләрнең күпмегә сузылачагы билгеле түгел. Әлегә музей вакытлы күргәзмәләре белән Татарстанның Милли музеенда эшли.

Музей директоры ремонттан соң беренче катта әдәби салонның үз урынында калачагын әйтте. “Музей тормышын Тукай иҗатына, Тукай премиясе лауреатларына, хәзерге әдәбиятка багышланган әдәби кичәләрдән башка күз алдына китереп булмый”, — ди ул.

Реставрациядән соң Тукай музеенең икенче каты 5 залга бүленә

Икенче кат 5 залга бүленәчәк. “Төзекләндерүдән соң заманча экспозиция тәкъдим ителәчәк. Һәр зал Тукайның әсәрләренә багышланачак. Беренче залда Тукайның балачагын шагыйрьнең “Исемдә калганнар” әсәреннән өзекләр аша ачып бирергә телибез. Икенче залны “Шүрәле” залы дип атадык. Бу залда Тукайның Шүрәле әсәренә тукталабыз. Биредә Шүрәле образына мөрәҗәгать итү тарихы, вакытлы матбугатта шагыйрьнең үз әсәрләрен Шүрәле имзасы белән бастыру турында бәян ителәчәк”, — дип сөйләде Гүзәл Төхфәтова. Аның әйтүенчә, бу залда Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешен дә тоеп булачак. Бу залда шагыйрьнең вакытлы матбугатка килүе, Җаектагы тормышы турында да “сөйләнәчәк”.

“Тукайның Казанда яшәү дәверен “Печән базары, яһүд яңа Кисекбаш” әсәре аша ачарга булдык. Чөнки бу әсәрне 20 нче гасыр башы татар тормышы энициклопедиясе дип тә атыйлар. Биредә Тукайның иҗат итү үзенәлекләре, сатирасы, башка шәхесләргә мөнәсәбәте, Тукай белән бәйле урыннар шушы әсәрдә чагылыш табачак”, — диде Гүзәл Төхфәтова.

Музей директоры яңа музейда “Тукай йолдызлыгы”на, Тукай лауреатларына урын биреләчәген әйтте. “Бу залда Фатыйх Әмирхан, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гафур Коләхмәтов, Хөсәен Ямашев, Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр кебек Тукай белән аралашкан шәхесләргә тукталабыз. Аларның шәхси әйберләре, гаиләләрендә сакланып калган җиһазлары тәкъдим ителәчәк. Бу экспонатлар шул чор мохитен тагы да ныграк тоемларга мөмкинлек бирәчәк”, — диде Гүзәл Төхфәтова.

Тукайның төрле елларда, төрле телләрдә нәшер ителгән китаплары туплана

Директор сүзләренә караганда, Тукайның төрле елларда, төрле телләрдә нәшер ителгән китапларын туплау эше башланып киткән. “Яңа экспозициядә мөмкин кадәр күбрәк бирергә телибез. Шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары аша да мөрәҗәгать итәбез: Тукайның төрле елларда басылып чыккан яки Тукай турында башка авторларның китапларын алып килсеннәр иде”, — диде ул.

Гүзәл Төхфәтова музейда электрон технологияләр кулланылачагын да әйтте. Тукайга багышлап төшерелгән киносценарийлар, опера һәм балет театрыннан өзекләр электрон технологияләр ярдәмендә тәкъдим ителәчәк. “Интерактив өстәлләр куелу да көтелә – Тукай турында кайбер материалларны, гарәпчә басмадагы китапларны электрон формада күрсәтеп булыр иде”, — ди директор.

Балалар өчен аерым зал булыр дип планлаштырыла. Анда музейның нәни дуслары килеп, Тукай әкиятләре геройлары белән таныша алачак. Тукай геройлары булып киенеп, балалар өчен музей дәресләре үткәрү ниятләнә.

“Шулай ук, Шамил йорты хуҗаларына, Аппаковларга да урын биреләчәк. Чөнки музейга килгән кешеләр шундый матур бинаны күреп, аны кем салганын белергә тели – шулар хакында мәгълүмат бирергә телибез”, — ди Гүзәл Төхфәтова.

Планнар зурдан – хәзер экспонатлар белән тулыландыру өстендә. Яңа метриаллар туплыйбыз. Төрле китаплар, фотосурәтләр белән. Музейны баетырга телиюез.

Гомумән әйткәндә, Г. Төхфәтова яңа музейга килүчеләрнең биредә татар дөньясы белән таныша алачагын билгеләп узды. “Биредә 19 нчы гасыр азагы авыл тормышы да, Тукай әсәрләре аша Казан мәдәнияте дә, 20 нче гасыр башы зыялылары турында да күп әйбер күреп булачак. Кыскасы, планнар зурдан – хәзер экспонатлар белән тулыландыру өстендә эшлибез, яңа материаллар туплыйбыз. Музейны баетырга телибез”, — диде музей директоры.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*