tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады
Казанга  III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады

Казанга III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады

14 март иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына авыл эшмәкәрләре җыела башлады.

Без кайбер делегатлар белән сөйләшеп тә алдык.

Ракыйф Гатин, Баймөхәммәт Бинков һәм Озын Куак авылы имамы

Ракыйф Гатин, Баймөхәммәт Бинков һәм Озын Куак авылы имамы Рәис хәзрәт

Ракыйф Гатин һәм Баймөхәммәт Бинков Мамадыштан (Татарстан). Алар икесе дә гаилә сөт фермасы тоталар икән. Ракыйфта – 50, Баймөхәммәттә –  22 савым сыеры. Ракыйф шулай ук игенчелек белән шөгыльләнә икән, терлек өчен печән культуралары, солы, арпа, бодай чәчә, тоткан умарталары өчен махсус үсемлекләр игә. Мондый җыенга ир-егетләрнең беренче килүе, “күрмәгәннәрне күреп, фикерләр уртаклашырбыз дип торабыз” диделәр алар.

Эльза Газизова һәм Лариа Шаһиәхмәтова

Эльза Газизова һәм Лариса Шаһиәхмәтова

Эльза ханым Газизова һәм Лариса Шаһиәхмәтова Чиләбе өлкәсенең данлыклы Усть-Багаряк авылыннан килгәннәр. Эльза ханым авыл хакимияте башлыгы, туган ягының бик зур патриоты, авылны эшмәкәрлек яшәтәчегенә ышана, шуңа күрә бу юнәлештә һәряклап ярдәм итүне кирәк дип саный. 32 яшьлек Ларисаның төп яшәгән урыны Мәскәү булса да, ире белән бергәләп әби-бабалары туган ягында үзләрен эшмәкәрлектә сынап карамакчылар. Планнардә – икмәк пешерү, кондидерлык цехы ачу (әлегә бу төр продукция зур гына авылга читтән китерелә), бәлки супермаркет, төзелеш материаллары кибете дә барлыкка килер. Шулай ук авыл халкының эшкәртелмичә яткан җир пайларын сайтып алып, аларда бәрәңге, кишер, кәбестә, бодай игү, үлән чәйләре җитештерү ниятләре дә бар.

Әгерҗедән (Татарстан) эшмәкәр Илшат Сахипов белән бергә шулай ук хакимият органнары вәкиле – район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән.  Илшат крестьян-фермер хуҗалык тота. Ул агач эшкәртү, игенчелек белән шөгыльләнә. Шулай ук 50 баш ит җитештерү өчен тотылучы эре терлеге бар. “Менә бозаулыйлар инде”, – дип көндәлек мәшәкатьләрен дә әйтеп куйды ул. 50 баш сарык та бар. Былтыр Илшат 2 мең баш каз үстереп саткан. Саный китсәң, шөгыльләре күп булып чыкты. Тегермәне бар икән, якташларына ипи пешереп сата. Казанга мондый төр җыенга беренче килүе, исәбе кешеләрнең ничек эшләүләрен белү, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Фәрит Шәкүров

Фәрит Шәкүров

Тагын бер әңгәмәдәшем шулай ук Татарстаннан – Чүпрәледән. Фәрит Шәкүров – татарларның тарихи шөгыле сәүдә эшендә мәшгуль. Ул азык-төлек, төрле кирәк-ярак сата торган кибет, чәчтараш һәм кәрәзле элемтә салонын тота. Фәрит шулай ук мондый җыенда беренче катнаша. “Нинди планнар белән килдегез?” дигән сорауга: “зарланырга килмәдек, карарга, күрергә килдек”, – дип шаярып җавап бирде ул.

Чуашстанның Батыр районы Озын Куак авылынна килгән чираттагы әңгәмәдәшем эшмәкәр булып чыкмады, ул авыл мәчете имамы. Ләкин Рәис хәзрәт үз яклары эшмәкәрләрен бик мактап телгә алды. “Бар эшебездә алар безгә ярдәмгә килә, кирәкле чыгымнарны күтәрә, техника белән булышалар. Без төрле төбәкләргә мәчеткә йөрүче балалар белән чыгыш ясарга чыгабыз, ул эштә дә нык ярдәм итәләр”, – диде ул.  Имам аеруча авылдашлары Рәшит Сәнҗаповны һәм  Рөстәм Даутовны рәхмәт сүзләре белән искә алды.

Теркәлгәннән соң алар кунакханәләргә урнаштылар. Төшке аштан соң, делегатлар Ярдәм мәчетенә һәм Иске татар бистәсенә экскурсиягә баралар. Кич белән делегатлар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Банкрот” спектаклен караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*