tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар
Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар

Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар

Казанга Мәскәүнең «Милләтләр театры» куя торган «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә ниятлиләр. «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев шул хакта сөйләде.

«Мин спектакльнең фоторәсемнәрен һәм видеода өзекләрен күрдем. Тулы премьера аларда февраль аена билгеләнгән. Сүз уңаеннан, „Милләтләр театры“ киләчәктә бу спектакльне Казанга алып килергә планлаштыра», — диде Зәйниев.

Әлегә «Әкият» һәм «Милләтләр театры» спектакль кую турында сөйләшүләр алып бара.

Режиссер Тимур Бекмамбетов артистлар белән «Хуҗа Насретдин» спектакле-променадын Зөя утрау-шәһәрчегендә Илгиз Зәйниев сценарие буенча 2019 елда ук куйган иде. Спектакль «Тере шәһәр» фонды проекты ярдәмендә «СвияжскАРТель» исеме белән узды.

Марат Ишкилдин
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*