tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга сәяхәткә бардык
Казанга сәяхәткә бардык

Казанга сәяхәткә бардык

Агымдагы елда Ижау шәһәренең Үзәк мәчетендә татар теле дәресләре махсус программа нигезендә даими рәвештә алып барылды. Беренче дәрестә үк курсларга йөрүчеләр үзләренең күңелләренә якын булган дәреслекне сайлап алдылар. Ул — “Татар теле – күңелем теле” дип аталган дәреслек. Беренче дәрестә программаны уңышлы гына үтәгән очракта Татарстанның башкаласы Казанга сәяхәткә баруны үзебезгә максат итеп куйдык.

Программа уңышлы гына үтәлде. Укучылар сүзлектәге сүзләрне ятладылар. Беренче дәресләрдә минем татарча сөйләгәнне аңлап бетермәгән, тәрҗемәсен сораган укучыларым үзләре татарча сөйләшергә өйрәнделәр һәм Муса Җәлил исемендәге китапханәдә узган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашып, татарча диктант та яздылар. Әлбәттә, моңа ирешү җиңел генә булмады. Укучылар өй эшләрен даими үтәделәр, татарча китапларны кычкырып укыдылар. Курсларга йөрүчеләр бик тырыш, үз алларына куйган максатларына ирешә торган булып чыктылар. Инде вәгъдә ителгәнчә, Казанга сәяхәтебезне оештырасы калды.

Казанга бару һәрберебезнең күңелләрендә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды. Укучыларымнан Казанда иң беренче кайда барырга, нәрсәләр күрергә теләүләрен сорагач, алар Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен һәм Сөембикә манарасын атадылар. Аларның шулай ук бөек мәгърифәтче, дин әһеле, галим, тарихчы, күп китап­лар авторы Шиһабетдин Мәрҗәнигә куелган һәйкәлне күрәселәре, Әл-Мәрҗәни мәчетендә буласылары, Татар бистәсендәге архитектура истәлекләре белән танышасылары килде. Көннәр бераз салкынайтса да, без санап үтелгән җирләрдә булдык. Фотога төштек.

Әл-Мәрҗәни мәчетендә никах мәҗлесенә туры килдек. Шундый матур итеп зәвык белән киенгән мөселман кияү һәм кәләшенә сокландык, махсус залда хәләл ризыклардан гына әзерләнгән табынны, андагы кунакларны күреп сөендек.
Безгә Казанга бару мөмкинлеге тудырган (автобус тапты) Үзәк мәчет имам хатибы Рөстәм хәзрәт Гатауллинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Уку елы дәвамында да ул безнең хәлләребезне белешеп торды, үзенең файдалы киңәшләрен бирде.

Укучыларым үзләренең туган телебезне өйрәнүне дәвам итәсе килүләрен әйттеләр. Мин җәй айларында да шөгыльләнсеннәр өчен дәреслекләрне аларда калдырдым. Күп итеп өй эшләре бирдем. Ә бу дәреслекләрне безгә милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова табып биргән иде. Аңа да рәхмәтләребез чиксез.

Вәсилә Хәкимова,

Ижау шәһәре.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*