tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга татар журналистлары җыелды
Казанга татар журналистлары җыелды

Казанга татар журналистлары җыелды

26 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына тренинг-семинарда һәм “Татар рухы һәм каләм”  IV Бөтенрусия журналистлары  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына катнашу өчен матбугат хезмәткәрләре килде.

Баш мөхәррирләр, аларның урынбасарлары, хәбәрчеләр – барлыгы 19 кеше Россиянең 9 төбәгеннән килгән булсалар, бер каләмдәшебез,  тынгысыз Виктория Купцова Казахстандагы Семейдан килеп җитте. 

Бүген журналистлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган көз төзелгән мәгълүмати-аналитик идарәсен тәкъдим итү узды. Очрашуга килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров журнлистларны җылы сәламләде, конгресс эшчәнлеге, республика тормышы белән таныштырды, эшләрендә зур теләктәшлек белдерде. “Журналистиканың төрле алымнары һәм ысуллары турында сезгә семинарда сөйләрләр, мин сезгә татар җанлы булуыгызны телим. Сездән дә бик күп әйбер тора”, – дип ассызыклады Ринат Зиннурович.

Соңыннан семинарда катнашучылар иҗади кичә кунаклары булдылар.

Иртәгә, 27  февральдә тренинг-семинар үтәчәк, аның нәтиҗәләре түгәрәк өстәлдә барланачак. Төштән соң  – Татар рухы һәм каләм”  IV Бөтенрусия журналистлары  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*