tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады
Казанга VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Казанга VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады

Бүген иртәнге 8 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларын теркәү башланып китте.

Хәзерге вакытта Омск, Оренбург, Томск, Курган, Пенза, Самара, Новосибирск, Свердловск өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан килгән делегатлар теркәлү уздылар.

Шулай ук килгән эшмәкәрләр өчен фойеда Р.Ш. Сәнҗәпов Крестьян фермер хуҗалыгының ит һәм сөт продуктлары дегустациясе дә оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14-16 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 39 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләрекатнашачак. Өч көнлек прогрммага дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Мөслим районына сәфәр каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*