tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә көтәләр
Казанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә көтәләр

Казанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә көтәләр

8 июльдә 17.00 сәгатьтә казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын “Казан” Гаилә үзәгендә (С.Хәким урамы, 4) узачак Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә чакыралар. Үзәк каршындагы мәйданда Казан гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк. Бәйрәм кунаклары игътибарына кызыклы бәйгеләр, концерт программасы тәкъдим ителәчәк, мини-сабантуй оештырылачак, шулай ук ачык һавада кино карарга мөмкин булачак.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшыру тантанасы Россиянең барлык почмакларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең традицион һәм дулкынландыргыч вакыйгасына әверелде. Бу көнне Казанда 25 елдан артык бергә гомер иткән һәм медицина, спорт, фән, мәдәният, сәнгать һәм башка тармаклар үсешенә сизелерлек өлеш керткән 10 парның түшенә әлеге медальләрне тагачаклар.

Бәйрәм кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен берничә интерактив зонаны үз эченә алган күңел ачу программасы оештырыла. Мисал өчен, ачык һавадагы сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасын тамаша кылырга мөмкин. Актив ял яратучыларны ого-фрисби (фрисби+бадминтон), твистер, дженга һәм петанг (боулинг+керлинг) кебек гадәти булмаган уеннар көтә. Бәйрәм кунаклары шулай ук заманча өстәл уенында үз көчләрен сыный, интеллектуаль батлда һәм викториналарда  белемнәрен тикшерә, төрле бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр ота ала. Иң яшь казанлылар өчен аниматорлар, аквагрим һәм мастер-класслар эшләячәк.

Моннан тыш, Казансу буенда милли уеннар, бүләкләр һәм гаилә конкурсларын үз эченә алган мини-сабантуй узачак. Бәйрәмдә иҗади шәхесләргә дә шөгыль табылачак: балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә чып-чын рәссамнарга әверелеп, бәйрәм темасына 25 метрлы гаять зур рәсем ясаячак. Әлеге рәсемне “Казан” Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы биеклегеннән фотога төшерәчәкләр.

“Гаилә” флэш-мобы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең иң югары ноктасы булачак: бүләк тапшырылган парлар һава шарларыннан гыйбарәт символик композицияне күккә очыртып җибәрәчәк.

Кичә ачык һавада кино күрсәтү белән төгәлләнәчәк.

Бәйрәмне Казанның ЗАГС идарәсе “ТАТМЕДИА” АҖ һәм “Знаем-Играем” компаниясе белән берлектә оештыра.
Керү ирекле.

интертат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*