tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казаннан алып кайткан хисләр белән уртаклашалар
Казаннан алып кайткан хисләр белән уртаклашалар

Казаннан алып кайткан хисләр белән уртаклашалар

Узган атна ахырында Казанга сәфәр белән килгән Роенбургтагы милләттәшләребез, үзләренә кайтуга актив эш башлады.Биредәге  Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә сигез ел дәвамында «Мирас» клубы эшләп килә. Биредә татар теле һәм әдәбият дәресләре үткәрелә. Аларны әйдәп баручы китапханәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова алып бара. Татар телен үзләштерергә омтылучылар яшьләре буенча да, әзерлекләре буенча да, илләтләре буенча да төрле-төрле. Мөгаллимә телгә өйрәтүдә җыр-шигырьләрне , грамматика буенча биремнәрне җирле материаллар белән бәйләп алып бара.

27 гыйнварда үткән дәрес Казанга бару, анда БТК җитәкчеләре белән узган эшлекле очрашу, мәркәзебездә күргән мәдәни программага багышланды. Курсларда  татар халкының үсеш стратегиясе хакында да фикер алыштык, дип хәбәр итә Оренбургтагы милләттәшләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*