tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды
Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Рамазан аеның 12-нче көнендә (5-нче майда), Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады. Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, “Тәүфикъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды.

Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, махсус техника ярдәмендә төзүчеләр төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казый башлады.

Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*