tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Гаилә” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” коръән укучылар конкурсы узды
Казанның “Гаилә” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” коръән укучылар конкурсы узды

Казанның “Гаилә” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” коръән укучылар конкурсы узды

31 март көнне Казанның “Гаилә” мәчетендә 22нче мәртәбә балалар арасында “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” коръән укучылар конкурсы булды. 22 элек Әлмира ханым Әдиятуллина башлап җибәргән бу бәйге эшен бик уңышлы һәм нәтиҗәле дәвам итә.

Конкурсны оештыручылар – татар хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы. Ул “Гаилә” мәчете, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Таттелеком” оешмасы, Мәскәүнең “Мәрҗани” фонды катнашында узды.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларга котлау сүзләрен җиткерде. Төрле номинацияләрдә җиңгән, призлы урын алган 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләргә бүләкләр тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*