tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Гаилә” мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак
Казанның “Гаилә” мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак

Казанның “Гаилә” мәчетендә васыятьнамәләр бәйгесенә йомгак ясалачак

7нче мартта 10:00 сәгатьтә Казанның “Гаилә” мәчетендә “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесенә йомгак ясалачак. Әлеге бәйге Казанның “Гаилә” мәчете тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында оештырылды.

Быел икенче тапкыр уздырылган конкурска 54 эш килгән. Казаннан тыш, Татарстанның Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Буа, Кайбыч, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Чистай, Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсеннән дә васыятьнамәләр җибәргәннәр. Һәр катнашучыга да катнашучы дипломнары тапшырылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*