tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның II татар гимназиясе Милли мәгариф үзәге дәрәҗәсен алачак
Казанның II татар гимназиясе Милли мәгариф үзәге дәрәҗәсен алачак

Казанның II татар гимназиясе Милли мәгариф үзәге дәрәҗәсен алачак

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин бу үзәкне милли мәгариф өлкәсендә бер адым алга китү дип әйтә. Бу гимназиядән татарча укыту һәм тәрбия тәҗрибәсен башка мәктәп һәм гимназияләргә тарату үзәге итеп күрергә теләүләрен белдерә ул. Узган ел II татар гимназиясендә 120 балага исәпләнгән бакча ачылды. Бакча һәм гимназиянең берлеге, бакчаны тәмалаганнарның шундагы ук гимназиягә укырга керүләре шәһәр мохите өчен яңалык та булып тора.

“Балалар бакчасы һәм мәктәп берлектә милли үзаңны, татарча фикерләүне үстерүгә, балаларны үз телләренә өйрәтүгә багышланган чаралар бу үзәктә алга таба күп булачак.

Бу үзәк фәннәрне татарча укыту белән генә чикләнмәячәк. Монда күп еллардан бирле “Милли көрәш” секциясе эшләп килә. Бу секция дә үзенең эшчәнлеген киңәйтәчәк. Бу гимназиядә музей бар. Анда мәдәниятебезне үстерү, тарихыбызны барлау өстендә бик күп кенә эшләр эшләнә.

Бу милли үзәк эшчәнлеге Татарстан белән генә чикләнеп калмаячак, Русия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребезне кабул итү, милли мәгариф белән таныштыру һәм аларга ярдәм итү урыны да булачак.

Бу гимназия Казан федераль университетының терәк белем бирү урыны. Университетның укытучылары анда килеп укытып, бергә эшләп, төрле лабораторияләрдә фәнни эзләнүләр өчен дә проектлар булачак безнең”, ди Һадиуллин.

Һадиуллин сүзләренчә, гимназия яңа дәрҗәгә күтәрелер алдыннан төзекләндерелгән. Ул республикадагы башка гимназияләргә дә үрнәк булып торачак һәм Казанда мондый милли үзәкләр тагын ачылыр дип өметләнә Казан мәгариф идарәсе башлыгы.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, Татарстанда 853 татар мәктәбе эшли, ә аның эченнән 39ы татар гимназиясе. Ул Казанның II татар гимназиясенең алар арасында иң алдынгылар рәтендә булуын әйтә. Әхмәтҗанова да, Казан шәһәре идарәсе карары белән, бу гимназиянең эш тәҗрибәсен киңрәк тарату максаты белән, аны Милли мәгариф үзәге итеп үзгәртелүен әйтә.

“Бу гимназия, беренче чиратта, барлык татар уку йортлары һәм гимназияләре белән турыдан-туры эшләячәк. Анда методик үзәк булдырылачак. Татарстаннан читтә булган, аерым алганда Башкортстан, Оренбур, Самар, Сарытаудагы гимназияләргә һәм хәзер Кырымнан да бик кызыксыналар, гомумән, аларга методик ярдәмне оештыру буенча нәкъ бу уку йорты сайлап алынды”, ди Әхмәтҗанова.

Ул бу үзәкне яңалык ачу түгел, ә моңа кадәр булган һәм эшләп килгәнне яңа дәрәҗәгә күтәрү дип әйтә.

Бу гимназия 2012 елда татар балалары өчен элитар уку йорты булачак дип тә белдерелгән иде. Май аенда, ул чакта премьер-министр булып эшләгән Зилә Вәлиева җитәкчелегендә, мәгариф министрлыгы, фәннәр академиясе вәкилләре катнашында җыелыш узды. Анда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Актаныштагы гимназия-интернатны күз алдында тотып, татар элитасы башкалада әзерләнергә тиеш, дип әйткән иде.

Наил Алан, “Азатлык” радиосы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*