tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды
Казанда татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды

Казанда татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды

27 гыйнварда Казанның Мәскәү районында яңа балалар бакчасы ачылды.

8 нче номерлы балалар бакчасы – татар телендә тәрбия бирү һәм укыту белән катнаш типтагы учреждение. Бина кыска вакыт эчендә төзелде, нигезгә беренче таш үткән елның17 нче октябрендә салынды, төзелеш эшләре исә 73 көн дәвам итте. Балалар бакчасында бүлмәләр иркен, бик уңайлы, ул шулай ук заманча таләпләрнең барысына да, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы, санитария кагыйдәләренә, җавап бирә.

Балалар бакчасы 120 кешелек 6 төркемгә исәпләнгән. Учреждениегә шәһәрнең Мәскәү районыннан гына түгел, ә башка районнардан да балалар йөри алачак. Балаларны бакчага әти-әниләрнең теләге буенча электрон чират нигезендә кабул итәчәкләр. Анда тәрбияләнгән балалар якында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алачак. Шулай итеп, балалар бакчасы һәм гимназия милли мәгариф үзәген тәшкил итәчәк.

Балалар бакчасының тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка затлар катнашты.

Холлда шәрәфле кунакларны балалар бакчасы җитәкчелеге каршы алды, соңыннан алар өчен экскурсия уздырылды. Әлегә учреждение эшләми, ләкин тиздән ул тулы куәт белән эшләп китәчәк, дип ышандырды бакчаның мөдире Миләүшә Ханова.

Бәйрәм чарасы балалар бакчасының актлар залында узды. Балалар кунакларга иҗади номерлар күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Рөстәм Миңнеханов барысын да сәламләде һәм мондый әһәмиятле вакыйга белән котлады.

“Балалар бәхетле, әти-әниләр канәгать, татар халкының традицияләрен, мәдәниятен, телен саклау өчен, мөмкинлекләр булса, без моңа бик шат булачакбыз”, – дип ышандырды ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, тиешле программа кысаларында балалар бакчалары төзелеше күп чыгымнар таләп итсә дә, әлеге эш алга таба да дәвам ителәчәк.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов, балалар бакчасына интерактив укыту комплексы – проекция комплекты һәм ноутбук – алу өчен, сертификат тапшырды.

“Татар-информ” МА

Фото Марсель Бадыкшин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*