tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның татар гимназиясендә этнография музее ачылды
Казанның татар гимназиясендә этнография музее ачылды

Казанның татар гимназиясендә этнография музее ачылды

Казанның 15нче татар гимназиясендә Казан адмиралтействосы тарихы һәм Адмиралтейство бистәсе (Бишбалта) татарларының тормыш-көнкүрешенә багышланган музей ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров музейны үз милләтен яраткан кеше генә төзи ала дип саный. “Милләтебезне яратып, үз вазифасын җиренә-җиткереп башкара торган милләттәшләребез күбрәк булсын иде”, – ди ул.

“Безгә яшь буынны тәрбияләргә кирәк. Балалар милләтне дәвам итәргә тиеш. Мәктәптә этнография музее булдыру – ул нәкъ менә шушы әйберләр булсын дип тырышуның ачык чагылышы. Музейны коруда катнашкан балалар, укытучылар милләткә битараф була алмый, чөнки бу эшне милләтне яратып кына башкарып була”, – диде Ринат Закиров.

“Мәктәп эчке татар мохитен саклап калырга тырыша. Шул максаттан биредә музей ачылды. Монда – элеккеге Бишбалта бистәсе. Музей адмиралтейство тарихына багышланган һәм шунда татарлар мохите күрсәтелгән”, – диде музейның фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

Музей проектының җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Габбасова “Татар-информ” хәбәрчесенә тантаналы рәвештә ачылган музейның әһәмияте турында һәм аның гимназия балаларына ни өчен кирәк икәнен сөйләде.
“Беренчедән, музей Казан адмиралтействосы, Бишбалта бистәсенең өч йөз еллыгына багышлана. Икенчедән, музей мәктәптә туган якны өйрәнү һәм балаларның үзаң фикерен үстерү өчен кирәк. Биредә музей комплексы оештырылды. Моңа кадәр берничә ел геология музее эшли иде. Бүген тантаналы рәвештә яңасы ачылды”, – диде Кадрия Габбасова.

Динә Йосыпова
tatar-inform

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*