tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак
Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак

Казанның яңа белем бирү проектының лекцияләре 90 процент татар телендә алып барылачак

Февральдә эшли башлаячак “Ачык университет” белем бирү проектының лекцияләре 90 процентка татар телендә алып барылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, проектның кураторы Айрат Фәйзрахманов “Татар-информ”га үзе хәбәр итте.

“Бу проектны без урта гасыр тарихына багышланган “Каһаннан алып Казан ханына кадәр” исемле курс белән башлап җибәрәбез. Киләчәктә безнең заман тарихына да күчәрбез. Лекцияләрнең 90 проценты татар телендә булачак”, – диде ул.

Әлеге курс утыз дәрестән тора. Ул 9 февральдән алып ике ай буе дәвам итәчәк. Дәресләрне татар тарихчылары Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Аскар Гатин һәм башкалар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм шимбә – Пушкина урамы, 54 йортта алып барачаклар.

“Киләчәктә этнология, медиа, блоггинг, театр һәм башка темаларга лекторий әзерләргә планнар бар”, – ди Айрат Фәйзрахманов.

Курс тулысынча түләүсез.

Айдар Әхмәдиев

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*