enrutat
Баш бит / Казанның Яңа татар бистәсе бай тарихы белән уртаклашты
Казанның Яңа татар бистәсе бай тарихы белән уртаклашты

Казанның Яңа татар бистәсе бай тарихы белән уртаклашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзалары Казанда яшәүче һәркемне Яңа татар бистәсе буенча тарихи сәяхәткә чакырды. Маршрут барышында Мазут йорты, Иске-Таш мәчете, беренче татар гимназиясе, Яңа татар бистәсе зираты, Ал мәчет, Пләтән турында бик күп тарихи фактларны белергә мөмкин иде.

Сәяхәтне Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов җитәкләде. Ул экскурсиянең ике дәүләт телендә — татарча һәм русча барачагын искәртте һәм җыелган халыкны тәрҗемәче Илья Евлампеев белән таныштырды. Сәяхәт барышында кайбер мәгълүматларны Яңа татар бистәсендә яшәгән татар җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Бариев сөйләячәген дә әйтте. «Шулай ук безне һәрбер аерым ноктада имамнар, мөгаллимнәр көтеп торыр”, — дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов.

“Иске татар бистәсе турында күп тарихи мәгълүматлар тупланган. Бу бистәне бик яхшы беләбез. Һәр йортының диярлек тарихы барланган. Яңа татар бистәсенең исә язмышы икенче төрле. Биредә булган биналарның 95 проценты сүтелгән, әмма бай тарихлы, кызыклы урыннары калган”, — дип башлады сүзен Айрат Фәйзрахманов.

Кызыклы урыннар дип ул Иске-Таш мәчетен, Ак мәчет, Ал мәчет, Яңа татар бистәсе зиратын һ.б. санап үтте. “Бу урыннар тарихын тупларга, барларга кирәк. Тарихчылар, галимнәр тарафыннан бу бистә тарихы фәнни яктан аз яктыртылган. Яңа татар бистәсе – ул үзе бер кызыклы дөнья булган. Бу Әмирханнар нәселе яшәгән җирлек, биредә Г. Тукай, Г. Исхакый шәхесләре белән бәйле урыннар шактый. Шушы шәхесләрне барлагач кына, бу җирлекнең бай тарихын аңлыйсың. Кызганыч, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе ул тарихны белми диярлек. Мин үзем дә аны бик аз белә идем. Бары соңгы вакытта гына кызыксына башладым. Минем әтием, бабайларым чыгышы белән Яңа Татар бистәсенән һәм мин бу тема белән кызыксына башладым”, — дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

Маршрутта күрсәтелгән объектлардан башка, Яңа Татар бистәсе турында мәгълүмат бирердәй башка биналар сакланмаган. Нибары 8-9 объектны аерып күрсәтергә мөмкин, әмма алар таралып урнашкан. “Сәяхәт дәвамында без 3,5 км узарбыз дип уйлыйм”, — диде Айрат Фәйзрахманов.

Сәяхәт 3 сәгать барды, анда 100 кеше катнашты. Барлыгы 9 тукталыш ясалды.  Оештыручылар әйтүенчә, быелга бу сәяхәт соңгы тапкыр үтте, аны яңарту бары яз айларында гына булачак.

«Экскурсиягә килгән кешеләр без өмет иткәннән күпкә күбрәк булды. Казанлыларның үз шәһәрләренең бай тарихы белән кызыксынуы бик куанычлы», — диде оештыручылар.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*