tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казыйлар корбан нисабын билгеләде
Казыйлар корбан нисабын билгеләде

Казыйлар корбан нисабын билгеләде

Бүген, зөлкагдә аеның 5 нче көнендә, нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды.

Билгеле булганча, Корбан гаете көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 2019 елның 11 августында булачак. Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне корбан чалырга өлгермәүчеләр 12 һәм 13 нче август көннәрендә шулай ук корбанлыкларын бугазлый алалар. Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Бәйрәм намазы 11 нче августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00-тә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк. Башка еллардагы матур гадәт буенча, балалар өчен бәйрәм чаралары мәчет каршындагы мәйданчыкларда, район-шәһәр паркларында дәвам итәчәк. Алар гает көннәрендә уздырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*