tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КДАТУ студентлары «Тукай юлы – Путь Тукая» дигән яңа мәдәни-сәяхәт маршруты булдырган
КДАТУ студентлары «Тукай юлы – Путь Тукая» дигән яңа мәдәни-сәяхәт маршруты булдырган

КДАТУ студентлары «Тукай юлы – Путь Тукая» дигән яңа мәдәни-сәяхәт маршруты булдырган

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында яңа мәдәни-сәяхәт, экологик, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен «Тукай юлы – Путь Тукая» маршруты эшләгәннәр. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай белән бәйле төп урыннарны үз эченә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Яңа маршрут 29-нчы июньдә сыналачак һәм республиканың төньяк районнарын колачлаячак. Маршрут Арча, Әтнә, Балтач, Биектау. Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай кебек торак пунктлар аша узачак 21 км озынлыктагы бөтен маршрутны 100-дән артык казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан Арчага кадәр электричкаларда үтәчәк, ә аннан җәяү яки велосипедта узачак

Туристлар татар авылларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныша, матур табигатьне күрә һәм милли ашлардан авыз итә алачак. Маршрут Габдулла Тукай музеена бару белән тәмамланачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*