tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсе губернаторы Прокопьевск Сабан туена атка атланып килгән
Кемерово өлкәсе губернаторы Прокопьевск Сабан туена атка атланып килгән

Кемерово өлкәсе губернаторы Прокопьевск Сабан туена атка атланып килгән

Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв Прокопьевск шәһәрендә узган Сабан туена атка атланып килгән. Бу хәбәрне “Татар-информ”га җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев җиткерде.

Прокопьевск Сабан туе шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында уза. Бирегә регионның 15 районыннан, Алтайдан һәм Татарстаннан кунаклар килгән. Халыкка Сабан туена бару һәм кайту уңайлы булсын өчен, шәһәр хакимияте махсус маршрут автобусы булдырган, диелә Прокопьевск хакимиятенең рәсми хәбәрендә.

Сергей Цивилев, атка атланып, Сабан туе мәйданын өч тапкыр ураган. “Халыкны сәламләү чыгышында татарларга зур хөрмәт белән мөрәҗәгать итте”, – диде Сабан туенда Татарстаннан кунак булган ТР Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов. Депутат Сабан туеның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*