tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсендә көрәш буенча чемпионат узачак
Кемерово өлкәсендә көрәш буенча чемпионат узачак

Кемерово өлкәсендә көрәш буенча чемпионат узачак

Белово районында урнашкан Беково авылының мәдәният йортында 20 февральдә яшүсмерләр арасында көрәш буенча өлкә чемпионаты узачак. Турнир 2007 елдан үткәрелеп килә һәм Советлар Союзы герое Алесей Семенович Четонов исемен йөртә.  Быелгы ярышлар Белово муниципаль район оешуга 85 ел тулуга да багышланып үткәрелә.

Оештыручылар: Кемерово өлкәсенең спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты, Көрәш өлкә федерациясе, Кече халыклар мәдәниятен һәм милли спорт төрләрен саклау өлкә  федерациясе, Белово муниципаль районы хакимияте, районның физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе.

Бековога көч сынашырга 17-18 һәм 15-16 яшьтәге яшүсмерләр җыелачак. Чемпионатка 10 авырлык категориясендә өлкәнең 11 шәһәр авылыннан сиксәнләп көрәшче катнашыр дип көтелә. Оештыручылар фикеренчә, ярышларны күзәтү өчен икейөзләп җанатар һәм тамашачы җыелачак, дип язалар хатларында Кемерово өлкәсе көрәш федерациясе президенты Л.Р.Фетисова һәм  федерация вице-президенты, ярышларның баш судьясы М.В. Ясаков.

Беково авылы Кемерово өлкәсенең Белово районында иң эре торак пунктларыннан санала, биредә яшәүче халыкларның күпчелеге – төрки кавем телеутлар. Авыл өлкә башкаласыннан көнъякка таба 130 км тирәсе ераклыкта урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*