tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өлкәсендә мөхтәрият төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды
Кемерово өлкәсендә мөхтәрият төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды

Кемерово өлкәсендә мөхтәрият төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды

20-21 февраль көннәрендә Прокопьевск һәм Кемерово шәһәрләрендә Кемерово өлкәсенең Татар милли-мәдәни мөхтәрияте төзелү уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әлеге чараларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация катнашты.

20 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация Прокопьевск шәһәрендә өлкәдәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. 21 февраль көнне Кемерово шәһәрендә өлкәнең Татар милли-мәдәни мөхтәрияте төзелү уңаеннан тантаналы җыелыш, бәйрәм концерты узды. Әлеге гүзәл тантанада регионның татарлар яшәгән барлык район, шәһәрләреннән делегацияләр катнашты. Шуны искәртеп узарга кирәк, Кемерово өлкөсендә хәзерге вакытта 50 мең татар исәпләнө, шуларның 10 меңнән артыгы Прокопьевск шәһәрендә яши.

Татарстаннан килгән делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиева һәм шулай ук “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең “Халкым минем”  һәм “Татарлар” тапшыруларының иҗат төркемнәре бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*