tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кәмит Җәвит” тапшыруы төбәкләрдәге татарларны кунакка чакыра башлаган
“Кәмит Җәвит” тапшыруы төбәкләрдәге татарларны кунакка чакыра башлаган

“Кәмит Җәвит” тапшыруы төбәкләрдәге татарларны кунакка чакыра башлаган

Кичә “Яңа Гасыр” телеканалы студиясендә “Кәмит Җәвит” тапшыруының чираттагы яңа чыгарылышлары төшерелде. Әлеге тапшыру тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде дә инде. Чувашиянең татар гаиләләрендә, башка төбәкләрдәге шикелле, аны халык бик яратып карый.

“Кәмит Җәвит”нең нигезендә авыл халкының, бигрәк тә татар халкының фольклоры киң урын алган. Гомере буе, капка төбендә кызыклы мәзәкләр сөйләгәннәр, дөнья хәлләре белән уртаклашканнар, төрле уеннар уйнаганнар, хәтта җырлаганнар һәм биегәннәр дә. Болар барысы да тапшыруларда чагылыш таба.

Ул төрле-төрле сәхифәләр белән үрелеп бара һәм тамашачы, тулаем алганда, тапшыруны үз итте. Тәнкыйть тә юк түгел, ул да бар, әмма позитив ягы күбрәк дип саныйм. Редакция хужалары, тапшыруга анализ ясаган һәм тапшыруга азрак үзгәрешләр кертергә кирәк дип таба, киләчәктә төбәктәге үзешчән халык арасында киң таралган фольклор коллективларын чакыртып, тапшыруга яңа сулыш бирергә, тагын да җанландырып җибәрергә уйлаганнар.

Капка төбенә үзенчәлекле коллективлар белән бергә, төбәкләрдәге аерым иҗади шәхесләрне дә чакырырга булганнар. Беренчеләрдән булып, Ульян шәһәре милли үзәгенең халык театры артистларын һәм Чувашиянең танылган «Мишәр» фольклор һәм эстрада ансамбле җырчы-биючеләрен һәм милли-мохтариятнең житәкчеләре -Улъян өлкәсеннән Рәмис Сафин , Чувашия Республикасыннан Фәрит Гыйбатдинов чакырылды. Алар тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров белән берлектә, үзләре төрле вакыйгалардан күңеллелек, җирле компонентлы мәзәк-хатирәләрдән торган, үзенчәлекле истәлекләрне сөйләп, җырлатып-биетеп тапшыруга ямь өстәргә тиеш булдылар.

Ничек килеп чыккан, ансын тамашачы үзе билгеләр. Яңалык булган адымны “Яңа гасыр” телекомпаниясе Башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов болайрак аңлатты: “Тапшыруга чакырылган кунаклар алып баручының сүзләренә һәм темасына ияреп, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләрен, халык уеннарын күрсәтергә тиеш. Татар халкының фольклоры экраннар аша киләчәк буынны тәрбияләүгә бер этәргеч булыр,  татар халкының байлыгын дөньяга таратырга ярдәм итәр,» – диде.

Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе
Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*