tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин театры алтын фонд спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә
Кәрим Тинчурин театры алтын фонд спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә

Кәрим Тинчурин театры алтын фонд спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларына театрның алтын фондына кергән легендар спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә.

21 апрель “Ничек кияүгә чыгарга?” / “Как выйти замуж?”;

23 апрель “Өметсез хыяллар” / “Несбывшиеся мечты”;

25 апрель “Гайфи бабай, өйлән давай!” / “Гайфи бабай, женись давай!”.

Шулай ук күпләрегез яратып өлгергән “Шигъри мизгел”, “Тәмле сәгатьтә”, “Сорау-Җавап” һ.б. кызыклы рубрикалар белән дә сөендереп тора! Бу атна исә чараларга аеруча бай булачак. 26 нчы апрель татар халкының бөек улы – Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Тинчурин театры “Тукай көне” дип аталган әдәби-музыкаль чаралар тәкъдим итә! Театрның рәсми аккаунтларыннан Габдулла Тукайның шигырь-җырларыннан үрелеп барган махсус чыгарылышларны күзәтеп барырга онытмагыз!

http://yalkyn.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*