enrutat
Баш бит / Кәрим Тинчурин театрында «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була.
Кәрим Тинчурин театрында «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була.

Кәрим Тинчурин театрында «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була.

21, 29 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була.

Спектакльнең жанры «комедия-скетч» дип билгеләнгән.

Режиссеры һәм сценография авторы — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры — Алия Хәмзина.

Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артисталары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия  Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының  бурычы икәнлеген искәртә.

http://tinchurinteatr.ru/

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*