tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Кеше хокуклары / Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?
Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Кеше кыйммәте белән кем хаклашыр?

Глобальләшү миграция процессын да көчәйтте. Ә диннәр, милләтләр төрлелеге күзәтелгән мохиттә низаглар булмый калмый. Соңгы арада халыкара проблемалар күбәюен исәпкә алып, кеше хокукларын яклауга да игътибар артты.

Сентябрь ахырында Россия Дәүләт Думасы дин тотучыларның хокукларын яклау йөзеннән Җинаять кодексына үзгәрешләр кертүне хуплады. Яңа канун буенча дингә инанган гражданнарны мыскыл итүчене 300 мең сумга кадәр штраф көтә.

Мөслимәләргә сүз катарга ярамый?!

«Бу үзгәрешләр әле гамәлдә түгел. Ләкин алар тормышка ашырылса да, ачыктан-ачык мыскыллау күзәтелмәгәндә, кемнең хаклы икәнен исбатлау һәм башка шундый нечкәлекләр проблема булып калачак», – дип саный Казанда яшәүче Язилә Гыйбадуллина.

Мөслимә кыз үзенең дин тотуы сәбәпле җәмәгать урыннарында кимсетелүгә дучар ителә. «Бервакыт шулай кибеттә товарга акча түләгәндә, банк картамны суздым, – дип сөйли кыз. – Кассадагы хатын миңа дорфа гына: «Сезнең кебекләргә әнә тегендә язылган”, – дип, мине чират торган кешеләрне этеп, икенче яктагы язуны укырга мәҗбүр итте. Язуда исә «Вакытлыча банк картасы кулланылмый» диелгән. Мин кабат кассирга килеп: «Гафу итегез, сез мине сүз белән дә кисәтә ала идегез», – дигәч, сатучы ханым ярсуланып: «Яулыклы кызлар алар синең кебек каршы эндәшеп йөрмәскә, акчасын түләп, шыпырт кына чыгып китәргә тиеш», – дип мыскыллады».

Язилә бу хакта кибет администраторына хәбәр итсә дә, күңелендә авыр хис калган. Аның сүзләренә караганда, бүген раса, милләт, дини низаглар тудыру очраклары шактый күп, якындагы кешегә хөрмәт юк. «Минемчә, бу иң беренче чиратта кешенең тәрбиясеннән тора. Эшем буенча шактый дәрәҗәле кешеләр арасында йөрим — ник берсе яулык япканыма бәйләнсен. Киресенчә, нинди ризыкка өстенлек бирүемә кадәр борчылалар. Ә менә транспортта, сәүдә урыннарында тик торганнан мыскыл итү объектына әйләнәм», – ди мөслимә кыз.

Законнарны өйрәтергә кирәк

13 ноябрьдә Казанда җыелган кеше хокукларын яклау буенча белгечләр дә раса, дин, милләтара түземсезлек очракларын киметүне кешеләрнең культура дәрәҗәсен күтәрүдә күрә. «Этник һәм конфессия буенча эзәрлекләүне бетерү» дигән халыкара фәнни семинарда Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин әлеге эшне кешеләрне законнар белән таныштырудан башларга тәкъдим итә. Моннан тыш кануннарның үзләрен дә бу мәсьәләдә тәгаенләү зарур. Чөнки еш кына бер кешенең хокукларын яклыйм дип, икенче берәүгә зыян салына.

Бүген читтән килгәннәр хокукларыңны кыса

Берләшкән милләтләр оешмасының Россиядә кеше хокукларын яклау буенча баш киңәшчесе Ришард Коменда сүзләренә караганда, соңгы арада илебездә Азия дәүләтләреннән килүчеләр саны үсә. Бу, әлбәттә, мигрантларның да хокукларын яклау, эш белән тәэмин ителеше, укыту мәсьәләләрен кайгыртуга кискен ихтыяҗ тудыра. Икенче яктан, җирле халык үзе дә күчеп килгәннәрдән күпмедер зыян күрә. Хәзер проблеманың шул ягын да күз уңыннан ычкындырмау зарур.

Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, хакыңа керсәләр, дин тотканың, ниндидер милләт, расадан булганың өчен кыерсытсалар, моны яшереп калдырырга ярамый.

«Хәзер аралашу мөмкинлекләре киңәйде, зыян күргәннәр Интернет аша да мөрәҗәгать итә», – дип ассызыклады омбудсмен. 2010 елда Татарстанда бер мөслимә кызны эштән чыгарган булганнар. Сәрия ханым сүзләренә караганда, бу кызның мөрәҗәгате каралып, аны тулысынча яклап чыгуга ирешелгән. Шуңа үз хокукларыңны белергә, аларны якларга тартынмаска кирәк.

Автор: Миләүшә Закирова
Чыганак:  “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*