tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәзкәй авылында Самоварлар бәйрәме
Кәзкәй авылында  Самоварлар бәйрәме

Кәзкәй авылында Самоварлар бәйрәме

“Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Татарстандагы Актаныш районының Кәзкәй авылы бүлекчәсе бик зурлап Самоварлар бәйрәмен үткәрде.

Бәйрәмгә килүчеләрне үзләренең әгъзаларының кул эшләреннән торган күргәзмә белән каршы алдылар. Гади самоварны төрле яктан бик матур ачып салдылар. Самоварның тарихы да бик кызыклы икән, аның төрләре дә бик күп икән, аның турында төрле табышмаклар, әйтемнәр, биремнәр эшләнде. Килгән кунаклардан ике команда туплап хәттә самоварларны элекечә итеп чистартрып ярыштырдылар. Чара бик матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Ак калфак» хатын-кызлар
республика иҗтимагый оешмасы
Актаныш районы бүлекчәсе А.Р.Галимҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*