tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ студенткасы Әдилә Әхмәтова Европада концертлар куйган
КФУ студенткасы Әдилә Әхмәтова Европада концертлар куйган

КФУ студенткасы Әдилә Әхмәтова Европада концертлар куйган

Казан федераль университетында белем алучы Әдилә Әхмәтова Европада татарлар өчен концерт куйган. Бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

Концертлар “квартирник” форматында оештырылган. “Без ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә, ике куянны бергә тотарга булдык. Берлин һәм Хельсинки шәһәрендә концерт куйдык. Ул кадәр куркыныч түгел икән”, – дип язган Әдилә.

“Татарлар бар җирдә дә ачык йөзле, ә иң мөһиме – кунакчыл. Чит ил татарлары белән сөйләшүе бик кызык, аралашкан вакытта рус сүзен кыстыру юк”, – ди ул.

Әдилә татар халык җырларын һәм үзе дә катнашкан “Abadelly” төркеме җырларын тәкъдим иткән.

Берлин татарлары истәлеккә концертның афишасы төшерелгән футболка бүләк иткәннәр. Инстаграм битендә Әдилә кичәне оештыруда ярдәм итүче Германия һәм Финляндия татарларына рәхмәтен белдереп язган.

Әдилә Түбән Кама шәһәрендә туып үсә. Санкт-Петербургта Мусоргский музыкаль училищесының эстрада джаз бүлеген тәмамлый. Казанда яши, КФУда белем ала. Татар альтернатив музыкасы юнәлешендә эшләгән “Abadеli” төркеменең солисты. “Арабызда боз эри” җырын татарча башкарып таныла. Хатын-кызлар өчен вокал дәресләре алып бара.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/12/171406/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*